Автобус кирәк
Район гәҗите редакциясенә Олы Шәмәктә гомер кичерүчеләр мөрәҗәгать итте.
(Тәтеш, 18 июль, "Тәтеш таңнары"). Район гәҗите редакциясенә Олы Шәмәктә гомер кичерүчеләр мөрәҗәгать итте.
“Безнең авылда пенсионерлар күп яши, яшьләрнең дә инде табышлары әллә ни зур түгел, ә безгә тормыш иткәндә еш кына Тәтешкә барырга кирәк. Иртә белән автобус һичшиксез тулачак, чөнки аңардан олышәмәклеләр генә түгел, шулай ук Кече Бисәр һәм Кече Шәмәктә яшәүчеләр дә файдаланачак. Сездән автобус элемтәсе оештыруда ярдәм итүегезне үтенәбез”, – дип яза алар.
Аңлатма бирү өчен без Тәтеш автотранспорт предприятиесе директоры Юрий Ишелевка мөрәҗәгать иттек. “Берничә ел элек Тәтеш – Олы Шәмәк – Тәтеш рейсы бар иде, республика бюджетыннан шәһәр яны авылларыннан кешеләрне ташу өчен 2006 елга кадәр дотацияләр бүленеп бирелде, ул шәһәр яны маршрутларының чыгымын каплый иде. Тәтеш АТПсы Кошки-Новотимбаево, Олы һәм Кече Шәмәк, Олы Тархан, Иоково, Жуковода яшәүчеләргә хезмәт күрсәтте. Әгәр иртә белән шәһәргә барырга теләүчеләр, чынлап та, күп булган булса, кире кайтканда инде автобус буш диярлек йөрде. Шуңа күрә безнең тарафтан әлеге рейсны туктату турындагы карар кабул ителде”, – дип җавап бирде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев