Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек хәстәре булдырылды
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек хәстәре булдырылды

Республикабызның үзендә җитештерелгән азык-төлек белән халыкны тулысынча тәэмин итеп була.

(Тәтеш, 18 март, “Тәтеш таңнары”). РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек хәстәре булдырылды, бу кимендә ике айга җитәчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шушы хакта хәбәр итә.

“Республикабыздагы азык-төлек хәстәре “сатып алучыларның ихтыяҗына карап, һәрдаим тулыланып тора”, – диделәр ведомствода.

“Республикадагы халыкны бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез”, – дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәктәге халыкны ашамлык товарларын күп итеп сатып алып, шау-шу тудырмаска, сатучыларга азык-төлек бәяләрен күтәрмәскә өндәде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, республиканың азык-төлек базарындагы хәлләрне күзәтеп тору буенча оператив штаб төзелде. Аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына бәйле рәвештә азык-төлекне күп итеп сатып алмаска кирәклеген белдерде.
 


Нет комментариев