Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында»гы Указына 29 майда кул куелды.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Александр Невский ордены белән бүләкләнде. «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында»гы Россия Президенты Указы 29 майда имзаланды һәм бүген хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
фото: архив ИА "Татар-информ"
Нет комментариев