Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы янгыннары – контрольдә!

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм аны үткәрү вакыты җитте, җирдән файдаланучы кайберәүләр бу чакта корыган үләннәрне яндыруны хуп күрә, чөнки ул авыл хуҗалыгы биләмәләрен чыгымнар сарыф итмичә генә чистартуның аеруча да гади ысулы.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Динә Мансурова). Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм аны үткәрү вакыты җитте, җирдән файдаланучы кайберәүләр бу чакта корыган үләннәрне яндыруны хуп күрә, чөнки ул авыл хуҗалыгы биләмәләрен чыгымнар сарыф итмичә генә чистартуның аеруча да гади ысулы.

Шундый имеш-мимешләр дә бар әле, янәсе яндырылганнан соң үлән яңа үсешен тизләтә, туфрак көл белән ашлана. “Чынлыкта исә, үткән еллардагы яртылаш таркалган үсемлек калдыклары, ягъни туфракның булачак черемәсе яна, шунлыктан әлеге кишәрлекләрдә уңдырышлылык һәм булачак уңыш начарлана төшә, – дип кисәтә Россельхознадзор Идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин. – Авыл хуҗалыгы янгыннары илебездә яшәүчеләр сәламәтлегенә зыян китереп, ел саен торак пунктларга һәм икътисад объектларына, шулай ук тулаем Россия икътисадына күчә. 

2015 ел азагында РФ Хөкүмәте РФда янгынга каршы тәртип Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте, аның нигезендә (кагыйдәнең 218 пункты) авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запастагы җирләрдә коры үләнле үсемлекләрне, иген урып алынган кырлардагы камылларны яндыру, кырларда учак кабызу тыела. Шулай итеп, коры үләнне яндырган затлар хокук бозучылар булып торалар һәм закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тартуга җәлеп ителергә тиешләр”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X