Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Авыл пенсионерлар фермага экскурсиягә бардылар

    Авыл халкын эшләргә эше, авыр хезмәтләре өчен лаеклы хезмәт хакы алырлык урыннары булу сөендерә. Авыл хуҗалыгы үсә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчәк ата – димәк, авыл яшәячәк.

    (Тәтеш,  30 июль, "Тәтеш таннары").
    – Сезгә, безнең, авыл пенсионерларының, ничек итеп фермага экскурсиягә баруыбыз турында сөйләргә телим, – диде безгә телефон аша Бакырчы авылында яшәүче Мөслимә әби Мөхәммәтшина. – Беренче эш итеп авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаровка шалтыраттык һәм якташларыбызның нинди шартларда эшләүләрен карарга теләвебез турында хәбәр иттек. Ул шунда ук риза булды һәм хәтта безне үз автомобилендә алып барырга тәкъдим итте. Без рәхмәтебезне әйттек һәм җәяү барабыз дип җавап бирдек. Шулай итеп без хуҗалыкның нык­лы коймасы артына эләктек. Безнең алда ачылган бөтен күренеш таң калдырды. Барысы да матур, төзек, заманча. Һәркайда үрнәк тәртип. Һәркайда асфальт. Элек резина итексез ферма буйлап узып булмый иде, ә хәзер хет өй тапочкаларыннан йөр. Алдагы вакыт белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Ә сыер абзарында, сез беләсезме, хәтта ис тә юк. Без барган вакытта урамда эссе һава торышы иде, ә бинада салкынча. Илгиз Фатыйх улы безгә барысын да кызыклы итеп сөйләде, барысын да күрсәтте. Без хезмәткәрләр өчен тудырылган шартлар өчен чын күңелдән шатландык. Саву җайланмалары барысы да ялт иткән. Сыер савучыларның хәтта душлары да бар. Ә анда нинди сыерлар... Җитәкче аларның читтән кайтуларын әйтте. Ялгышмасам, Даниядән голштин токымлы. Иң яхшылары. Аларда сөт күбрәк. Бозаулары шундый әйбәт!
    Тагын шунысын да уртаклашасым килә: Корбан бәйрәмендә безгә, пенсионерларга, хуҗалыктан корбан ите тараттылар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: