Авылда мәдәният оешмасына эшкә керәчәк яшь белгечләргә пособие түләнә башларга мөмкин

Урта һөнәри белеме булганнарга – 50 мең, югары белемлеләргә 100 мең сум акча түләүне тәкъдим итәләр.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сөйләшү булды.
Бу нисбәттән, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнгән. Ул хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләүне күздә тота. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетының закон проектын Дәүләт Советына керткәнен әйтте. Комитет рәисе Разил Вәлиев бу закон проекты турында сүзнең инде 8 елдан бирле барганын искәртте. Ул бу закон проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланганын, бу максатларга 9,5 млн сум акча кирәк булуын билгеләп үтте.
Ирада Әюпова әйтүенчә, транспортка чыгымнар булмаячагын исәпкә алганда, әле эшен башлап кына җибәрүче авыл белгече өчен бу бик әз акча түгел.
Депутатлар закон проектын беренче укылышка тәкъдим иттеләр. Парламент утырышы 24 сентябрьдә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 07:51Кош гриппы кешегә дә йогарга мөмкин. Сак булыгыз! Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы бар.2500
-
15 август 2022 - 06:42Басуда да, ашханәдә дә ашаталар Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.3100
-
14 август 2022 - 14:39Кырларда мул уңыш сөендерә Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.10600
-
14 август 2022 - 11:48Уңыш – хезмәт сөюдә БДИ буенча 90 һәм аннан да югары балл җыйган Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучылары югары нәтиҗәләргә ничек ирешергә һәм аларның уңышларын ничек кабатларга икәнлеген сөйләделәр.9800
-
14 август 2022 - 10:03Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе 14 август – Төзүчеләр көне11700
-
13 август 2022 - 14:26Бер минутны да югалтмыйча эшлиләр Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.18800
-
13 август 2022 - 12:07Аның өчен урак өсте – кызу эш вакыты Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.19100
-
13 август 2022 - 10:06Алексей Тихонов гомер буе спорт белән дус 13 август – Физкультурачылар көне.20300
-
13 август 2022 - 08:03Авыл хезмәтчәненә теләсә нинди техника буйсына Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.20000
-
13 август 2022 - 06:05Индексация бетерелми Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия, хезмәт эшчәнлеген август, сентябрь яки гыйнвар айларында туктатуга карамастан, пенсионер эшләгән чорда булган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк.18400
-
12 август 2022 - 14:31Механизаторның тракторы һәрчак әзер Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.23100
-
12 август 2022 - 12:29“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе бара Быел парта артына беренче тапкыр 160 беренче сыйныф укучысы утырачак.22900
-
2 август 2022 - 23:21Тәтеш. Һава десанты гаскәрләре көне.
-
15 август 2022 - 10:03Ел башыннан Татарстанда 20 меңнән артык СНИЛС проактив вариантта рәсмиләштерелгәнБаланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат әнисенең шәхси кабинетына килсен өчен, дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелгән анкета мәгълүматларының Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан кергән белешмәләр белән туры килүе шарт.500
-
21 июль 2022 - 13:39"Каенкай" балалар бакчасында җәйге чорда суда куркынычсызлык буенча чаралар үткәрелә Суда куркынычсыз тәртип-тормышның төп аспектларының берсе, аның белән педагоглар балаларын таныштырырга тиеш.72800
-
20 июль 2022 - 15:37Тәтеш муниципаль районына эш визиты белән Тимур СӨЛӘЙМАНОВ килде Тимур Җәүдәт улы яшьләр сәясәте учреждениеләре эшчәнлеге белән танышты һәм "Чайка"балалар сәламәтләндерү лагерендә булды.68300
-
22 июль 2022 - 05:27Баланы дару белән тәэмин итәргә тиешләр (Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).67600
-
5 август 2022 - 12:05Шәһәребез чиста булсын өчен Олена Мөхәммәтшина белән Марина Лизунова – үзенә бер төрле “күзгә күренми торган фронт хезмәткәрләре”: шәһәр урамнары аларның тырышып эшләве ярдәмендә чиста, ә паркта аллы-гөлле матур бакра чәчәкләре үсә.65100
-
28 июль 2022 - 12:02“Без һәрчак шулай бердәм” Түбән Тархан авылында мәчетне юып, аның тирә-ягын тәртипкә китергәннәр.62701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика