Авылдашының акчасын чәлдергән
Җәмгыять

Авылдашының акчасын чәлдергән

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

(Тәтеш, 28 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы прокуратурасы Тәтеш районында яшәүче 49 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсендә каралган (урлашу, ягъни чит кеше милкен яшертен урлау, торакка законсыз үтеп кереп, гражданинга шактый зыян китерү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

“Җинаять эшендәге хатын-кызның 2019 елның 9 июлендә авылдашының йортыннан яшертен рәвештә акча урлау нияте, урлашу өчен шартлар булдыру максаты белән телефоннан шалтыратуы һәм авылдашының туганы фаҗигагә эләгүе,  кичекмәстән акча әзерләп куярга кирәклеген әйтүе ачыкланды. Телефоннан мондый хәбәрне ишетеп, авылдашы-зыян күрүче курыккан һәм үзенең яшәү урыныннан чыгып киткән. Аннары, карак үзенең җинятьчел ниятен азакка кадәр җиткерү ниятеннән, авылдашының йортында беркем дә юк икәнлеген ышанычлы рәвештә белеп, торакка законсыз үтеп кергән һәм 7600 сум акчаны чәлдергән. Урланган акча белән ул җинаять урыныннан кача һәм нәтиҗәдә аны үзенә кирәк булганча сарыф итә”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. 

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 1 елга шартлы сынау вакыты белән 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында  хөкем ­карары чыгарган.

 


Нет комментариев