Авылыбызның яшәше, көнкүреше, тарихы белән кызыксынып торучы авылдашларыбыз бихисап
Ә яшь буынның да, әби-бабалары кайда һәм ничек гомер итүләре, туган нигезләре кайда булулары белән кызыксынулары мактауга лаек.
Көннәрдән бер көнне Бәхтиярова Гөлфам апа кызы Гөлия, оныклары белән югары очтан, гөр килеп сөйләшеп, авыл буенча тирәякны күзәтеп, түбән очка төшеп баралар. Мин дә аларга кушылырга булдым. Чөнки өлкән буын кешелэреннэн күп нәрсәләрне белеп калып була.

Гөлфам апа авылыбызның элек ничек булганын, авылда күпме халык яшәгәнен, үзенең туып-үскән нигезе кайда булуын, алар күршесендә кемнәр яшәгәнен сөйләде. Инеш буйларында, Ак Яр тауларында балачагы ничек уйнап үсүләрен искә алды. Чишмәгә төшеп, шифалы, салкын суын эчеп, бераз ял иткәч, аның тарихы белән таныштырды. Аннан сәяхәтләре кайчандыр карт әбиләре һәм карт бабайлары гомер иткән урамга юнәлде.
Шунысы күңелгә җылылык бирде - балалар әбиләрен игътибар белән тыңлап, үзләренең сорауларын биреп, аның күргәннәре белән кызыксындылар.
Гөлфам апа белән Гөлиягә рәхмәтем чиксез. Гаиләдә тәрбия зур. Балаларга туган якны яратырга, аның матурлыкларын күрә белергә өйрәтеп, туган нигезләрен күрсәтеп, хатирәләрне яңартып, нәселләрен онытмыйча, искә алып йөрүләре зур хөрмәткә лаек.
Бу хакта Түбән Тархан китапханәчесе сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев