Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Авылыма кайтып киләм әле”

    Олы Тархан мәдәният йортында ТР язучысы, шагыйрь Ринат Нуруллинның шушы җирлектә туып-үскән ТРның атказанган, РФның халык мәгарифе отличнигы Җомагылов Фәиз Хафиз улының тормышы һәм язмышы хакындагы истәлекләрне туплаган “Кара тактада ак эз” дигән бүләк китабын тәкъдим итү кичәсе шулай дип исемләнгән иде.

    (Тәтеш, 8 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина (автор фотосы)).  

    Анда Нурлаттан, Казаннан, Ульяннан мәртәбәле кунаклар, Тәтештән “Ак калфак” вәкилләре, авыл җирлеге җитәкчелеге, урта мәктәп укытучылары һәм укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук авыл халкы катнашты. Кунакларны татар халык киемнәре кигән гүзәл затлар милли ризык чәк-чәк һәм күңелләрне канатландыргыч шигъ­ри сәламнәр белән каршылады. Мәдәният йортында урнашкан музей да үзенең бай экспозициясе, авыл тарихы турындагы мәгълүматлары белән игътибарны җәлеп итте. 

    Әйтергә кирәк, китапны бастырып чыгаруда зур тырышлык куйган галим, техник фәннәр докторы, профессор Әнәс абый Җомагылов җыелучылар алдында үзенең туганы Фәиз абыйны искә алып, үткән еллар хатирәсен барлады. Ул әлеге китап аша якташларына һәм яшь буынга туганының гомер кичерешләрен барлау мөмкинлеге бүләк итте. 

    Чараны алып барган Гөлсем апа Фәткуллина күңел түреннән чыккан сүзләрне һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп ирештерде. Әнәс абый Җомагыловның туганнары Мәрьям Җомагылова, Иркинә Гатаулла кызы, җирлек башлыгы Әнсар Айзатуллов, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы  Ринат Нуруллин, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров, Нурлаттан имам-хатыйб Хафизулла Гыйрфанов, мәктәп директоры Расих Шагаев, Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев, Хәмит Саматов, педагогия ветераны Салих Хөсәеновларның үтемле чыгышлары җыр-биюләр белән үрелеп барды. Аларның һәркайсы үзләренең якты хатирәләре, бүгенге яшәешләре, эшчәнлекләре, иҗади әсәрләре белән уртаклашты.

    Авыл үзешчәннәре Навил Ибраһимов, Заһирә Шагаева, Гөлнара Габайдуллина моңлы тавышлары белән хозурландырдылар, укучылар Данил Куркин, Зәринә Гомәрова сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, мәктәп кызлары төркеменең, шулай ук Данил Куркинның җилпенеп биюләре күңелләрне җилкендерде. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: