Бәйрәм чаралары уздырыла торган урынга барып-кайту өчен автобуслар хәрәкәте расписаниесе
Җәмгыять

Бәйрәм чаралары уздырыла торган урынга барып-кайту өчен автобуслар хәрәкәте расписаниесе

Тәтештә Татарстан Республикасы көне һәм Тәтеш шәһәре көненә багышланган бәйрәм була.

Бәйрәм чаралары уздырыла торган урынга барып-кайту өчен автобуслар хәрәкәте расписаниесе.

1нче рейс 17 сәгать 30 минутта “Калинка” кибете яныннан китә, шәһәр үзәге аша Свердлов урамы буйлап Людогов клубына кадәр бара, аннан 17 сәгать 50 минутта “Түбәтәй Тауэр”га кадәр бара.

2нче рейс 18 сәгать 20 минутта “Калинка” кибете яныннан китә, шәһәр үзәге аша Свердлов урамы буйлап Людоговка клубына кадәр бара, аннан 18 сәгать 40 минутта “Түбәтәй Тауэр”га кадәр бара.

3нче рейс 21 сәгать 50 минутта “Түбәтәй Тауэр”дан кире кайтканда башта Людоговка клубына, аннан “Калинка” кибетенә кадәр китерә.

Барып-кайту түләүсез.

Бәйрәм чаралары үткәрелү сәбәпле,  2026 елның 29 августында 17 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Төньяк урамында, Тәтешкә 200 ел урамы кисешкән урыннан алып Зур Троицк урамы киселешенә кадәр, транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Район башкарма комитеты мәгълүматлары буенча


Нет комментариев