Бакырчы авыл җирлеге
Җәмгыять

Бакырчы авыл җирлеге

Җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов узган елны ­Бакырчыда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу һәм күчмә мобиль поликлиника эшләвен авыл кешеләре тормышында әһәмиятле вакыйга, дип саный.

(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятие­се җитәкчелеге җирлеккә зур иганә яр­дә­ме күрсәтә, – ди Илдар­ Мәхмүтгәрәй улы. – Мәсәлән, былтыр хуҗалык акчасына 200 метр юлга вак таш-ком катнашмасы түшәлде”. Җирлек башлыгы район һәм республика хакимиятенә кайгыртучанлыклары өчен авыл кешеләре исеменнән рәхмәт белдерә: авыл территорияләренә яр­дәм итү программасы буенча Бакырчыда – 550 метр һәм Үтәмештә 250 метр юлны төзекләндергәннәр. “Безнең җирлектә теләсә кайсы йортка юл бар, дип әйтә алам”, – диде ул ышанычлы итеп.


Нет комментариев