Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бал кортларын асрауга аерым тәртипләр бар

Умарта кортлары оча башлау вакыты җитү белән ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә башлый, алар бал кортларыннан зыян күрә, аеруча да, аллергия белән иза чигүчеләргә кыен.

(Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары"). Гражданнар бал кортларын, бу аларның милке һәм алар анда нәрсә тели шуны эшли алам дип уйлап, еш кына үзләренең бакча кишәрлекләрендә асрый. Кайвакытлар­да күршеләренә уңай­сызлыклар да китереп чыгаралар. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, бүгенгесе көндә һәрбер эшчәнлек тәртипкә салынган һәм бал кортлары асрау шулай ук игътибарсыз калдырылмаган, – дип аңлатма бирә ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова. – Гражданнарга бал җыючы умарта кортларын асрауны тәртипкә салу белән бәйле РФ Авыл хуҗалыгы ­министрлыгы тарафыннан расланган боерыктагы шуңа кагылышлы кагыйдәләрне искә төшерәсе килә”. 

Белгеч берничә кагый­дәне санап үтә: шәхси хуҗалыкларда бал кортлары булган умарта оялары күрше җир кишәрлеге чикләреннән 3 метрдан да ким булмаган ераклыкта умарта оясының авызларын умарта тотучының җир кишәрлеге уртасына юнәлтеп, яисә аларны күршедәге җир кишәрлегеннән ким дигәндә 2 метрлы тоташ койма (яки куе куак­лар, яисә корылмалар) белән бүлеп алынган вакытта ераклык буенча чикләүләрсез урнаштырылган булырга тиеш; бал кортларын караганда, бал аертып алганда, бүлгечләр ясаганда, умарта гаиләләрен яңадан күчереп урнаштырганда кагыйдәләрне һәм башка затларның закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен боза торган гамәлләр кылу рөхсәт ителми; торак пунктларда бал кортлары асраган вакытта аларның исәбе 100 квадрат метр җир кишәрлегенә ике умарта оясыннан да артык ­булмаска тиеш.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев