Тәтешнең “Әкият” балалар бакчасында “Уйла! Эшлә! Килеп җит!” дигән сабыйлар транспорты парады булды.
(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова, Марина Гурьянова фотосы). Тәтешнең “Әкият” балалар бакчасында “Уйла! Эшлә! Килеп җит!” дигән сабыйлар транспорты парады булды.
“Бәйгедә үз велосипедларын, самокатларын, коляскаларын һәм башка техниканы бизәгән балалар катнашты. Әниләр, әтиләр һәм кечкенә ярдәмчеләр үз куллары белән могҗизалар тудырдылар, яраткан транспорт төрен матурлауга иҗади якын килделәр, – дип сөйли өлкән тәрбияче Юлия Пескова. – Балалар бакчасына каретада әкият геройлары, соклангыч күбәләкләр, океан киңлекләрен иңләүче “Бөек Данил” корабле, кеше-үрмәкүч, принцесса, шәфкать туташы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, яшь тракторчы, хәтта тиен белән тылсымлы фея, ромашка, балыкчы, ул балык та тотты, һәм башкалар килде.
Кечкенә пассажирларның әти-әниләре балаларның үзенчәлекле хәрәкәт итү чарасын әзерләүдә бөтен гаилә шөгыльләнүе турында сөйләделәр. Мавыктыргыч күренешләр сабыйлар һәм әти-әниләрне тагын да күбрәк берләштерде, шатлыклы мизгелләр бүләк итте.
Балалар бакчасында узган чара өлкәннәргә сабыйның транспорты никадәр генә матур бизәлмәсен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакытта хәтерләргә кирәклеген искә төшерделәр.
“Юл патруле” дигән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар отряды балалар транспортында имин хәрәкәт итү мәсьәләләре хакында сөйләде. Аннары “Тукта! Велосипедтан төш!” дигән акция үтте. Әти-әниләр трафарет һәм буялар ярдәмендә җәяүле кичүе алдына “Тукта” Велосипедтан төш!” дигән язу урнаштырдылар.
Бәйрәмдә Буа бүлегенең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бүлеге начальнигы Анна Сергудаева һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге белгече Илмир Гарипов катнашты. Алар парадта булучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә барлык сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы тирән эчтәлекле китап өләштеләр”.
Нет комментариев