Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны һәм бизнесны саклагыз

Җәйге каникуллар башлану белән ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе эшләүче яшүсмерләрнең хокук­ларын үтәүгә контрольне көчәйтә.

Күпләр өчен бу һөнәргә беренче адым, һәм нәкъ биредә хезмәт кануннарын бозу очраклары ешрак теркәлә. Штрафларны булдырмас һәм яшь хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Алсу Зәйнетдинова эш бирүчеләргә РФ Хезмәт кодексының төп таләпләрен искә төшерә.

• Яше: төп чик – 16 яшь. 15 яшьтән 9 сыйныфны тәмамлаучыларны урнаштырырга мөмкин; 14 яшьтән – укудан буш вакытта һәм ата-ананың язма ризалыгы һәм опека органнарының рөхсәте булганда гына җиңел хезмәт башкару өчен. 14 яшькә кадәр бары тик эш ата-аналар яки опекуннар һәм опека органнары рөхсәте белән сәнгать өлкәсендә  (кино, цирк, театр) генә мөмкин.
• Тыюлар: яшүсмерләргә сынау срогы билгеләү, тулы матди җаваплылык турында килешүләр төзү, зарарлы производстволарда, уен бизнесында, төнге клубларда эшләү, шулай ук алкоголь һәм тәмәке сату тыела. Аларга нормадан артыграк авырлыкны күтәрергә (яшенә һәм җенесенә карап 2 килограммнан 4 килограммга кадәр), командировкаларга йөрергә, төнлә яисә эштән тыш эшләргә ярамый. 
• Вакыт һәм түләү: эш атнасы кыс­картыла: 16 яшькә кадәр – 24 сәгатьтән, 16 яшьтән 18 яшькә кадәр – 35 сәгатьтән артык түгел. Хезмәт хакы эшләнгән вакытка пропорциональ рәвештә исәпләнә.
• Отпуск һәм эштән китү: еллык түләүле отпуск 31 көн тәшкил итә һәм компенсацияне күчерү яки алыштыру мөмкинлегеннән башка ел саен катгый файдаланылырга тиеш. Эш бирүче инициативасы буенча балигълык яшендә булмаучыны эштән азат итү бик катлаулы – моның өчен дәүләт хезмәт  инспекциясе һәм балигълык яшендә булмаганнар эшләре буенча комиссия ризалыгы таләп ителә.

– Яшүсмерләргә булачак кадрлар кебек карагыз. Законны үтәү – ул сезнең бизнесны суд хәвефләреннән һәм абруй югалтулардан саклау, – дип мөрәҗәгать итә предприятиеләр җитәкчеләренә Алсу Хәмит кызы. – Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре һәрвакытта консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Производствода балаларның иминлеге – безнең уртак бурыч. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев