Барысын да әзерлибез
Җәмгыять

Барысын да әзерлибез

Тәтештәге 2нче урта мәктәптә эш көне безнең әле кайберләребез бары тик уянып кына килгән вакытта ук башлана.

(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). 
Аш пешерүчеләр иртәнге сәгать җидедә тулы әзерлектә тора, ә өлкән повар Ландыш Хәбибуллина аннан да алданрак килә. Яктырып та җитмәгән булса да иртәнге аш пешә, икенче тәнәфестән соң  яңа гына әзерләнгән ботка инде хуш исләрен аңкытып мәктәп укучыларын каршылый. Ә аннары – төшке аш әзерләү – менә шулай көне буе  даими мәшәкатьләр һәм эшләр белән кайнашалар, чөнки мәктәптә дүрт йөзгә якын бала укый.
“Бирегә 22 ел элек җәмәгать туклануыннан килгәч, булдыра алырмынмы икән, дип борчылган идем, – дип уртаклаша Ландыш Нәҗип кызы, – чөнки балалар – аерым туклану төрендәгеләр, ләкин элекке директор Геннадий Васильевич шундый үгет-нәсыйхәт бирде: “Чын күңелдән эшлә – һәм барысы да уңышлы булачак”, шулай хезмәт куям да”.

Биш хатын-кыздан торган бердәм коллектив җитәкчесе хезмәт шартлары яхшыр­ганнан-яхшыра бара, шулай ук җайланмалар да, савыт-сабалар да яңартыла, ди. Зур күләмле суыткычларны – сөт ризыклары өчен, яшелчәләр өчен, ит өчен, балык өчен аерым ясалганнарны, шатланып күрсәтә. Моның өчен район башлыгы Рәмис Сафиулловка рәхмәт белдерә, район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев яңа плитәләр сатып алуда үз дигәнендә торган, директор Фиргать Гаффаров килү белән коммуникацияләрне алыштырганнар.

Яраткан хезмәтенә 20 ел гомерен багышлаган аш пешерүче Татьяна Деревенская да эштәге уңайлылыкны билгеләп үтә. “Барысы да кул астында, кайнар аш таратудан алып барлык ризыкка кадәр”, – ди ул. Таня апаларының, аны якын итеп шулай дип атыйлар, сөтле боткасын балалар да, олылар да мактый, ә ул файдалы ризыкның тамчысына кадәр ашап бетерелүенә сөенеп туя алмый. Ирина Тайманова мәктәп укучыларын һәм педагогларны һәр көнне тәмле камыр ризыклары белән шатландыра. Аның тәмле куллары белән пешерелгән телең йотарлык итле пирожкилар бер мизгелдә юкка чыга. Ашамлыкларны таратып торган Оксана Деревенская чираттагы кешенең нәрсәгә өстенлек бирүе белән һәрвакытта елмаеп кызыксына. Савыт-саба юу блогында көндәлек эш авыр. Сүз уңаеннан, Людмила Иванова кружкалар, тәлинкәләрне өч суда юа. Дүрт йөз тәлинкә һәм шулхәтле үк кружка бер көндә дүртәр тапкыр “тарату блогы – туклану зонасы – савыт саба юу урыны” аша әйләнеш ясый.

“Коллектив бердәм, аларның теләсә нинди ризыкны әзерләргә көченнән килә, – ди хезмәткәрләр турында мәктәп директоры Фиргать Гаффаров. – Безнең балаларга тәмле ризык­лар пешерүдән тыш, алар үзләренең пешерү осталык­ларын район чараларында да күрсәтәләр, моның өчен рәхмәтләр белән дә бүләкләнәләр. Алар – үз эшенең осталары”.
“Тырышабыз, – диләр ашханә хезмәткәрләре, – чөнки алар балалар, педагоглар булсынмы һәрчак безгә игътибарлылар, игелекле мөнәсәбәтне күрү шундый рәхәт, чын күңелдән эшлибез”.


Нет комментариев