Батыр-якташлар турындагы истәлек
Җәмгыять

Батыр-якташлар турындагы истәлек

Олышәмәклеләр Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаган якташларының истәлеген хөрмәтлиләр.

(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары», Лина ТИХОНОВА, Сергей Катмаков фотосы). Җиңү көнендә мәктәптә фронт юлларын узган олышәмәк­леләрнең фоторәсемнәре белән мемориаль күргәзмә стенды оештырылган. Ун тимер-керамик фоторәсемне хәзерге вакытта Интада яшәүче тумышы белән әлеге авылдан булган Валентин Запасов тәкъдим иткән. 
Стендны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Катмаков әзерләгән.

“Безнең авылдан фронтка 300дән күбрәк кеше киткән, 200дән артыгы яу кырында ятып калган, – дип хәбәр итте Сергей Николаевич. – Мәктәптә ватанпәрвәрлек юнәлешендәге күп кенә чаралар уздырыла, тантаналы митингларда, “Үлемсез полк” йөрешендә, укытучылар белән укучылар якташлар-Ватанны саклаучылар обелискы территориясен җыештыралар, башка акцияләрдә катнашалар. Без батыр-­авылдашлар белән горурланабыз һәм алар турындагы истәлекне изге саклыйбыз”.
 


Нет комментариев