Келәш авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Сталинградны фашист илбасарларыннан азат итү көне уңаеннан батырлык сәгате булган.
“Күптән түгел генә Сталинград җирләрендә булып кайткан авылдашыбыз Дамир Нотфуллин да чарага чакырылган иде. Ул балаларга совет кешеләренең батырлыгы турында сөйләде һәм фоторәсемнәр күрсәтелде, – дип уртаклашты чарада катнашкан һәм үзе дә чыгыш ясаган китапханәче Гөлчәчәк Галимова. – Батырлык сәгатендә утлы елларның тарихы тагын бер кат күңелләрдә яңарды”.
Нет комментариев