Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлык һәм горурлык бәйрәме

Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

(Тәтеш, 25 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, автор фотосы). Бина залына шәһәрдәге уку йортлары тарафыннан якташларыбыз, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләүче күргәзмә бизәлгән иде, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруында музыка яңгырады.

Бәйрәм чарасы кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл эшчәннәрен “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медале белән тантаналы рәвештә бүләкләү булды.  

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. “Бу чын ир-егетләр, илебезнең иминлеген сугышчан һәм фидакарь хезмәт белән булдыручылар, бәйрәме. Хөрмәтле ветераннар, сез гомерегезне изге эш – Ватанны саклауга багышладыгыз. Сезнең үрнәгегез безнең барыбызны да берләштерә, безнең тарихи горурлык булып тора, безгә хезмәт барышында ярдәм итә. Сезнең батырлык яшь буынның хәтерендә сак­лансын өчен, без барысын да эшләячәкбез”, – диде ул.
Тантаналы кичә барышында Әфган хәрәкәте ветераны Юрий Савин Тәтеш районы башлыгы Рәхмәте белән бүләкләнде. 

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин тамашачыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Бүгенге көндә Россия Кораллы көчләрендә районыбызның йөздән күбрәк егете лаеклы хезмәт юлы үтә. Безнең яшьләр хезмәт иткән частьләрдәге командирлардан килгән җылы эчтәлектәге хатлар шул хакта сөйли”, – дип билгеләп үтте ул. 
Төрле буындагы Ватанны саклаучылар өчен кич буе сәхнәдән районның үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары башкаруында җырлар яңгырады, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әзерләгән иҗади номерлар тамашачыларга шатлык өстәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев