Җәмгыять

Белү мөһим

Хезмәт хакын сакламаган килеш отпуск хезмәткәргә эш бирүче тарафыннан гаилә хәле буенча һәм хезмәткәрнең язмача гаризасы нигезендә башка уңай сәбәпләр аркасында бирелергә мөмкин.

 (Тәтеш, 30 июнь, "Тәтеш таңнары"). Хезмәт хакын сакламаган килеш отпуск хезмәткәргә эш бирүче тарафыннан гаилә хәле буенча һәм хезмәткәрнең язмача гаризасы нигезендә башка уңай сәбәпләр аркасында бирелергә мөмкин. Мондый отпускның дәвамлылыгы хезмәткәр һәм эш бирүче арасындагы килешү буенча ­билгеләнә.

Моның белән бергә эш бирүче РФ Хезмәт кодексының 128нче маддәсе нигезендә хезмәткәрнең язмача гаризасы буенча хезмәт хакы сакланмаган килеш отпуск бирергә бурычлы:
– Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – елга 35 календарь көнгә кадәр;
– картлык буенча (яшь буенча) пенсиядә килеш эшләүчеләргә – елга 14 календарь көнгә кадәр;
– эчке эшләр органнары, янгынга каршы федераль службалар, таможня органнары, җинаять-башкарма системасы учреждениеләре һәм органнары хезмәткәрләренең, хәрби хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган яки яралану нәтиҗәсендә үлгән, контузияләнгән яки имгәнгән, яисә хәрби хезмәт узу белән бәйле чирләгән хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналарына, хатыннарына (ирләренә) – елга 14 календарь көнгә кадәр;
– эшләүче инвалидларга – елга 60 календарь көнгә кадәр;
– хезмәткәрләргә бала туганда, никахны теркәгәндә, якын туганнарының үлеме булганда – 5 календарь көнгә кадәр;
– РФ Хезмәт кодексында каралган кайбер федераль кануннар яки коллектив килешүләре белән шулай ук башка очракларда.
 


Нет комментариев