Җәмгыять

Белешмә gosuslugi.ru-да

Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында белешмә бирү буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының яңа Административ регламенты 10 февральдән законлы рә­вештә гамәлгә керде.

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).  Моның белән бәйле Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә хөкем ителгәнлек булу/булмау, җинаять эзәрлекләве яки җинаять эзәрлекләве туктатылу фактлары турында белешмә бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү туктатылды. 

Белешмә алу өчен үзегезгә аеруча да җиңел ысулны сайларга кирәк: күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки РФның www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталыннан файдаланырга мөмкин. 
 


Нет комментариев