Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер миллион ярым сумга алдау

Тәтештә яшәүче пенсионер хатын-кыз бер миллион ярым сум акчасыннан мәхрүм калган.

Газета битләрендә без алдак­чылык очраклары турында никадәр еш сөйләсәк тә, таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен никадәр еш искә төшерсәк тә, Тәтеш районында яшәүчеләр җинаятьчеләргә акча бирүләрен дәвам итә.

Бу юлы алдакчылар ятьмәсенә Тәтештә яшәүче, 1957 елгы ялгыз хатын-кыз эләккән. Зыян күләме бер ярым миллион сумнан артып киткән – бу аның еллар буе җыйган акчасы.

Россия Эчке эшләр министр­лы­гының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, алдау схемасы этаплап, олы яшьтәге хатын-кызның ышанучанлыгына һәм каушап калуына исәп тотып корылган. Агымдагы елның май аенда пенсионер хатын-кызга үзен Россия социаль фонды хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. Ул хатын-кызны пенсия алу өчен фондның сайтында теркәлергә һәм бу гамәлне СМС-хәбәрдәге код белән расларга кирәк дип ышандырган. Код чынлап та килгән, һәм шунда ук диярлек кабат шалтырату булган. Бу юлы сөйләшүче үзен ФСБ хезмәткәре дип әйткән һәм хатын-кызны курку халәтендә калдырган: ул янәсе алдакчылар ятьмәсенә капкан. Акчаларны “коткарып калу” өчен, аларны ашыгыч рәвештә алырга һәм тикшерү өчен Мәскәүгә китерергә кирәк, дигән.

Хатын-кыз башкалага бару аның өчен артык катлаулы икәнен аңлап, Казанга килергә тәкъдим иткән. Җинаятьчеләр Казанда да кирәкле тикшерүне үткә­рәчәк хезмәткәрләре барлыгына ышандырып, бик теләп ризалашканнар. Моннан тыш, явыз ниятле кешеләр пенсионерга таксига үзләре заказ биргәннәр, әлбәттә, аның үз хисабына.

– Казанда хатын-кыз берничә банкомат аркылы барлык акчаларын алган, ә аннары миллион ярым сумнан артык акчасын, үзен ФСБ хезмәткәре дигән, таныш булмаган кызга биргән. Тагын бер таксига заказ бирү җинаять схемасының соңгы штрихы булып тора: пенсионерны юлга кабат аның үз акчасына түләп Тәтешкә кайтарганнар, – дип хәбәр итә полиция хезмәткәрләре.

Хатын-кызның акчасын биргәннән соң ике ай үткәч кенә полициягә мөрәҗәгать итүе аеруча борчу тудыра. Бу вакыт эчендә җинаятьчеләрнең эзләре ныклап югалырга өлгергән.

Шунысын истә тотарга кирәк, узган атнада гына безнең газета Тәтеш районында яшәүче тагын бер кеше турында язган иде, ул җинаятьчеләргә ышанып, дүрт миллион сумнан артык акчасын югалткан: кредитлар алган һәм машинасын саткан.

Хокук саклау органнары хезмәт­­кәрләре Тәтеш районында яшәү­челәрне чиктән тыш сак булырга өнди, чөнки кырыгалдарлар көннән-көн хәйләкәррәк була бара.

Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен гади кагыйдәләрне истә калдырыгыз:
•  СМС-кодларны беркайчан да әйтмәгез, хәтта әңгәмәдәшегез үзен банк, ­социаль фонд, ФСБ яки башка рәсми оешма хезмәткәре дип таныштырса да. Чын хезмәткәрләр нинди дә булса мондый мәгълүматны беркайчан да телефон аша сорамыйлар.
•  Билгесез кешеләр белән озак сөйләшмәгез, аеруча сүз акча, пенсия, счетлар яки “тикшерүләр” турында барса.
•  Теләсә нинди мәгълүматны яңадан тикшерегез: әгәр сезгә кайсы да булса хезмәт “исеменнән” шалтыраталар икән, трубканы куегыз һәм оешма белән рәсми контактлар аша үзегез элемтәгә керегез.
•  Шикле шалтыратулар турында якыннарыгыз белән фикер алышыгыз: өлкән яшьтәге кешеләргә нинди дә булса финанс карарлары кабул иткәнче, башта туганнары белән киңәшләшү аеруча мөһим.

Башкаларның ялгышлыкларыннан гыйбрәт алыгыз, үзегезне алдарга ирек бирмәгез! Әгәр сез билгесез кешеләрнең шикле активлыгына тап булсагыз, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез. Сезнең сакчыл булуыгыз – җинаятьчеләрдән иң яхшы саклану.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев