Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бердәмлек өмәсе

Түбән Тархан авылында яшәүчеләр бердәм булып, изге эшкә җыелды: биредә мәчетнең тирә-юнен һәм эчен тәртипкә китерү буенча зур өмә үткәрелде. Иман йортын ямьләндерүгә авылның яше дә, карты да үз өлешен кертте.

Җәйге матур көннәрдә мәчетләрне җыештыру, әйләнә-тирәсен төзекләндерү – халкыбызның күркәм бер гадәте. Түбәнтарханлылар да бу юлы сынатмады, өмәгә җыелган халык бик тырышып эшләде. Биредә ишегалдында да, бина эчендә дә эш җитәрлек иде. Ир-атлар тышкы яктагы төзелеш, төзекләндерү һәм чүп-чарны чистарту эшләрен башкарса, хатын-кызлар эчке җыештыруга алынды.

Түбән Тархан яшәүче Гүзәл Шәмсетдинова әйтүенчә, хатын-кызлар  мәчет эчен ялт иттереп юып, җыештырып чыгарганнар.

– Мәчет ишегалдын да тәртипкә китердек, анда матур чәчәкләр дә утыртып өлгердек. Өмәгә килгән һәркем үзеннән зур өлеш кертте, эшкә җан җылысын салды, – дип белдерде Гүзәл Наил кызы.

Көннәр җылыту белән, табигать тә, кешеләр дә җанланып китә. Кояшның беренче җылы нурлары авыл җирлегендәге төзекләндерү һәм чистарту эшләренә этәргеч бирә. Түбән Тархан авылында да нәкъ менә шундый игелекле һәм зур бер эш башкарылган.

Авыл кешеләре әйтүенчә, өмәдә катнашучыларның  тырышлыгы нәтиҗәсендә мәчет тирәсе күзгә күренеп үзгәргән, тирә-якка нур чәчеп торган чын рухи үзәккә әйләнгән. 

Авылның уңган, тынгысыз хатын-кызлары, бердәмлек күрсәтеп, чишмә буен да тәртипкә китерү максатыннан өмәгә җыелган. Түбәнтарханлылар өчен чишмә бары тик су алу урыны гына түгел, ул авылның тарихын, яшәешен һәм җанын чагылдырган изге бер нокта.

Хатын-кызлар эшкә игелекле ният белән алынганнар. Иң элек чишмә күзе ләмнән һәм тузаннан чистартылган, бу суның иркенрәк һәм сафрак булып агып чыгуына ярдәм итәчәк. Тирә-яктагы корыган үләннәр тырмалап алынган, кыштан калган чүп-чар җыештырылган. Чишмә янәшәсе чиста һәм төзек хәлгә китерелгән, хәзер бирегә суга килүчеләр өчен дә, ял итәргә тукталучылар өчен дә мохит бик уңайлы итеп ясалган.

– Авылыбызның киләчәге, чишмәләребезнең сафлыгы үз кулыбызда. Бергәләп тотынгач, эш тә тиз барды, күңелгә дә рәхәтлек алдык, – дип уртаклашты өмәдә катнашучылар.

Нәкъ менә шундый уртак эшләр авыл халкының дуслыгын, бердәмлеген ныгыта да инде. 
Чисталык-пөхтәлек  булдыручылар, игелекле эшкә кушылган һәркем чиксез һәм олы ихтирамга лаек. 
Түбәнтарханлыларның кылган яхшылыклары кабул булсын диясе килә. 
Гүзәл Шәмсетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев