Бессоново авылыннан Светлана Пелькина 2027 елның беренче яртыеллыгына “Авангард”ка районда беренчеләрдән булып язылды.
– Район газетасын чирек гасырдан бирле алдырам. Мин аны башыннан ахырына кадәр укыйм. Миңа барысы да кызык. Беренче биттән һәм яңалыклар баганасыннан алып сигезенче биткә кадәр, кемнең туган көнен билгеләп үтүен, кемнең нәрсә сатуын, башка хәбәрләрне белергә мөмкин. Үткән еллар фотосурәтләрен карыйм, кайбер кешеләрне таныйм, артта калган елларны искә төшерәм. Районда һәм республикада барган хәлләр турында да игътибар белән укыйм. Авыл тормышы, хезмәт кешеләре, аларның казанышлары турында белү һәрвакыт файдалы, бу һәркемгә якын, чөнки без үзебез дә – туган җиребезнең балалары. Мине аш-су рецептлары, яшелчә үстерү буенча киңәшләр җәлеп итә. Газета битләрендә төрле һәм файдалы мәгълүматлар күп дип саныйм, –дип уртаклашты Светлана Александровна.
Нет комментариев