Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Без әле хәтерләгәндә – без яшибез

Әфганстан әрнүе күпләрнең йөрәгендә яши.

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”, Ләйсән Мантова (автор фотосы)).  Фаҗигале вакыйгалар 1979 елның 25 декабрендә, Кабулда 103нче һава-десант дивизиясенең беренче эшелоны төшерелгәч, башланды, ә 1989 елның 15 февралендә тәмамланды. 

Алты якташыбыз: Бакырчыдан Хәммит Ганиуллин, Олы Тормы авылыннан Шамил Әхмәтҗанов белән Хәмит Мусин, Тоншерма авылыннан Геннадий Илюшкин, Зур Әтрәчтән Гомәр Мингалиев, Иоководан Андрей Потапов Ватаныбызга әйләнеп кайта алмады.
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән ­россиялеләрне искә алу көненә, Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуның 31 еллыгына багышланган митингка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга тиешле хөрмәт күрсәтү өчен сугышчы-интернационалчылар, район җәмәгатьчеләре, Тәтештә яшәүчеләр һәм кунаклар җыелды.  “Сезнең батырлык һәм каһарманлык бүгенге көндә яшьләр өчен үрнәк булып тора. Хәзерге буынның кемнәргә тигезләшер һәм кемнәрдән үрнәк алырлыклары бар”, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов батырларга мөрәҗәгать итеп. 

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин ихтирам сүзләрен белдерде. Элекке сугышчылар районның сугышчы-интернационалчылар советы рәисе һәм Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Юрий Савиннан изге теләкләр кабул итте. Чара һәлак булган сугышчы-интернационалчылар һәйкәленә һәм Мәңгелек утка кызыл канәферләр салу белән тәмамланды.

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты шәкертләре, гражданнарны яклау көллияте курсантлары, шәһәр мәктәпләренең яшь армиячеләре сугышчы-интернационалчыларга честь биреп, сафка тезелеп узды. 

Очрашу кафеда җылы мөнәсәбәттә дәвам итте: районның үзешчән артистлары катнашында бәйрәм өстәле янында барган әңгәмә батырлык һәм үткәндәге хәрби хезмәт ­турында барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев