Чарада катнашучылар күп кенә язучыларның иҗатларында хатын-кызларның матурлыгы, илһам чыганагы ничек гәүдәләндерүен белделәр.
(Тәтеш, 9 март, “Тәтеш таңнары”). Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россия пенсионерлар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе өчен 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Без Россия хатын-кызын данлыйбыз» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрделәр. Чарада катнашучылар күп кенә язучыларның иҗатларында хатын-кызларның матурлыгы, илһам чыганагы ничек гәүдәләндерүен белделәр. Язучылар һәм шагыйрьләр идеаль образлар тудырдылар һәм аларны үз әсәрләрендә сурәтләделәр. Яз, шигърият һәм шатлык атмосферасында хатын-кыз, мәхәббәт һәм яз турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Нет комментариев