Әби-бабайларның яраткан шөгыльләре белән мәшгуль булган вакытны фото җибәрегез.
“Авангард” газетасы редакциясе Тәтеш районының өлкән буын вәкилләре арасында “Безгә яшь – каршылык түгел” дип исемләнгән фотоконкурс башлап җибәрә.
Нәрсә эшләргә кирәк?
Әби-бабайларның яраткан шөгыльләре белән мәшгуль булган вакытны: бакчада эшләү, оныклары белән шөгыльләнү, китап уку, аш-су әзерләү, сәхнәдә чыгыш ясау һәм башкалар сурәтләнгән бер фото җибәрегез.
Сурәт никадәр кызыклы һәм табигый булган саен, шулкадәр яхшырак. Иң мөһиме – анда тормышның яме һәм җанлылыгы сизелсен!

Фотоны ничек җибәрергә:
- 8 960 041 22 28 номеры буенча теләсә кайсы мессенджерга;
- sunduchokforum@yandex.ru почтасына;
- редакциягә китерергә: Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт.
10 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр иң яхшы фото өчен тавыш бирү “Тәтеш яңалыклары” сайтында узачак. Редакция газетада өч җиңүче турында язачак, ә җибәрелгән барлык сурәтләр “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарында бастырылачак.
Шуңа күрә фотоальбомнарыгызны чыгарыгыз, архивларыгызны барлагыз яки туры килгән матур мизгелне телефонга төшереп алыгыз. Көз – җылы һәм күңелле тарихлар өчен иң яхшы вакыт, ә һәр гаиләнең алар үзенеке.
- Сорауларыгыз калдымы? Шалтыратыгыз: 2-54-95, 2-53-84, 89600412228.
Нет комментариев