Безнең район оешмаларында 50 вакансия бар
Җәмгыять

Безнең район оешмаларында 50 вакансия бар

Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгълүматларына караганда, 2021 ел башыннан алып 1 июльгә кадәр аларга төрле сораулар белән 214 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 102 кеше эш эзләүче сыйфатында исәптә тора, 129 кеше эшкә урнаштырылган.

(Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таннары"). 

– Бүгенге көндә районда 49 кеше эшсез сыйфатында исәптә тора. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорына 206 кеше теркәлгән, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Сергей Цветков.

Аның сүзләренә караганда, 2020 ел белән чагыштырганда, эшсезләр составында үз теләкләре белән эштән киткән хатын-кызлар, пенсия алды яшендәге гражданнар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм азат ителү сәбәпле эштән киткән гражданнар саны арткан (икътисади, технологик яисә структур үзгәрешләр белән бәйле рәвештә хезмәткәрләрне эштән азат итүгә бәйле чаралар ­комплексы).
16-29 яшьләрдәге эшсез яшьләр саны кимегән: эшсезләрнең гомуми санының 35 проценты булган, хәзер – 18.

– Агымдагы елның 1 июленә эшче көчләргә ихтыяҗ 50 вакансия һәм 73 эш урыны тәшкил итте. Агрономнар, тракторчылар, табиблар, терлекчеләр, зоотехник­лар, машина белән сыер саву операторлары, машина йөртүчеләр, төргәкләүчеләр, пыяла кисүчеләр аеруча кирәк. Барлык вакансияләр trudvsem.ru сайтында – “Россиядә эш” гомумроссия вакансияләр базасында урнаштырылган – ди Сергей Анатольевич.
 


Нет комментариев