Җәмгыять

Безнең якның истәлекле урыннары таң калдырган

Тәтештә авыл хуҗалыгы тематикасы буенча эре интернет-ресурсның тө­шерү төркеме булды.

(Тәтеш, 29 июль, "Тәтеш таннары").  Татарстанга өч ке­шедән торган төркем Татарстан Республикасы умартачыларының төбәк иҗтимагый оешмасы һәм республика умартачылыгының аквакультура идарәсе чакыруы буенча килде. Тәтеш – Татарстанда алар булган шәһәрләрнең өченчесе булды. Дөрес, узып барышлый. Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура буенча белгече Артур Файзулоев озатып йөрде.
– Без Россиянең төр­ле төбәкләре һәм дөнья илләре буенча зур агроэкспедицияләр үт­кәрәбез. Дөньяга респуб­ликада умартачылыкны үстерү турында сөйләү өчен бу юлы Татарстанга килергә булдык, –  дип уртаклашты медиапроект җитәкчесе Алексей ­Воложанин.
Кино төшерү төркеме вәкилләре Тәтешкә һич­шик­сез кайтырга вәгъдә иттеләр, чөнки җирле ис­тәлекле урыннардан алар бик канәгать калганнар.


Нет комментариев