Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуын республика матбугат чаралары онлайн күрсәтәчәк.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген зур матбугат конференциясе уздыра. Чара 11 сәгатьтә башлана. Аны беренче тапкыр онлайн карап булачак.Аны «Татар-информ»хәбәр итә.
Республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу ТР Милли китапханәсендә була. Биредә Президент узган елга йомгаклар ясый, киләсе елга планнар белән уртаклаша, узып баручы елдагы вакыйгаларга бәя бирә.
Матбугат чарасы трансляциясе республика матбугат чаралары сайтларында, шулай ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында була. Карау өчен сылтама Татарстанның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә дә урнаштырылачак.
фото: Татар-информ
Нет комментариев