Бүген Татарстан гербы көне билгеләп үтелә
Җәмгыять

Бүген Татарстан гербы көне билгеләп үтелә

ТР Президенты каршындагы Геральдика советы вәкиле Татарстанның флагы һәм гербында төсләр охшашлыгына игътибарны юнәлтте.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре «ТР дәүләт символлары турында» Закон нигезендә регламентлана.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Аның авторлары — Н. Г. Ханзафаров (идеясе), Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).

«Рәсми Татарстан» сайтында язлганча, төсләрнең символик мәгънәләре: алтын төсе — Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә; яшел төс — яз яшеллеге, Татарстан яңаруы; ак төс — Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы; кзыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.

фото: Владимир Васильев


Нет комментариев