Бүген төнлә Роберт Миңнуллин китеп барды
Халкыбыз яраткан, күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин 71 яшендә арабыздан мәңгелеккә китте.
(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр иткән.
“Бүген төнлә абыебыз китеп барды”, – дигән ул.
Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште. Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туа. Озак еллар “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) гәҗитенә җитәкчелек итә. 1988 – 1994 елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып эшли. 1995 – 2014 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев