Биредә гәҗит барлыкка килә
“Авангард” гәҗите редакциясендә “Сүзлекләр – редакция хезмәткәрләренең ярдәмчесе” дип исемләнгән дәрес-экскурсия булып узды.
(Тәтеш, 15 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Тәтештәге 2нче урта мәктәп педагоглары Елена Костюхина, Юлия Ильина, Гүзәл Саматова җитәкчелегендәге укучылар башта район тормышы турындагы фотокүргәзмәне карадылар һәм сурәттәге кайбер кешеләр аларга таныш булуы белән сөенеп уртаклаштылар.
Журналистлар, версткалаучылар, мөхәррир-тәрҗемәче, веб-мөхәррир мәктәп укучыларын үзләренең эшләре белән таныштырдылар, былтыр йөз елын тутырган гәҗитнең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сөйләделәр. Кемнең өендә “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” бар дигән сорауга, балалар дәррәү кул күтәреп әйттеләр. Өстәвенә әле, экскурсиягә килүчеләребез арасында без язып чыккан олимпиадаларда җиңүчеләр дә, спортчылар да, яшь талантлар да бар икәнлеге ачыкланды.
Мәктәп укучылары “Тәтеш таңнары” сайты хакында ишетеп, шунда ук телефоннан анда керделәр, ә без узган чара хакында, гадәттәгечә, тиз генә фоторепортаж урнаштырырга вәгъдә иттек. Аларның игътибарын сурәтләргә фотошоп эшкәртүе алып барыла торган компьютер җәлеп итте. Алар шулай ук гәҗитнең ничек итеп ясалуын күрсәтүне үтенделәр.
Укучыларга корректорлар бүлмәсендә мөһим китап – сүзлек турында сөйләделәр, һәм аларның нинди төрләре булуын күрсәттеләр: энциклопедия, орфографик, синонимнар һәм башкалар. Мәктәп укучыларына дөрес итеп язар һәм әдәби телдә сөйләшә белер өчен әлеге белешмә мәгълүматлар чыганагына мөрәҗәгать итүнең мөһимлеге турында бәян иттеләр.
Балалар эчтәлекле экскурсия өчен рәхмәт әйтеп, болай диделәр: “Хәзер гәҗитнең кайда барлыкка килүен без беләбез инде”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев