Җәмгыять

Бизнес-кейслар чиштеләр һәм проект якладылар

Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алина ­Захарова һәм Хатаб Храмов “Эшкуарлык” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабында катнашты.

(Тәтеш, 25 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алина ­Захарова һәм Хатаб Храмов “Эшкуарлык” компетенциясе буенча “Яшь һөнәр ияләре” эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабында катнашты.

“Районыбызның булачак икътисадчылары һәм бухгалтерлары Казанда узган чемпионатның үз катнашындагы өлешендә бизнес-кейслар (проблемалы хәлләр) чиштеләр, микрояшеллек үстерү буенча КФХның бизнес-планын якладылар”, – дип хәбәр итә Галина Борисова.

Сәләтле студентларны бәйгегә техникумның  һөнәри осталык укытучысы Шамил Гафуров әзерләде.

Студентлар һәм команданың җитәкчесе ярыш нәтиҗәләре буенча катнашучы сертификаты алды. 


Нет комментариев