Районыбызның Байраш, Кече Әтрәч мәдәният йортларында, Бидәңге китапханәсендә, Зур Әтрәч, Алабирде мәктәпләрендә, Үтәмеш, Келәш мәктәп-бакчаларында шундый исем астында Батырлык дәресләре узды.
(Тәтеш, 1 февраль, «Тәтеш таннары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Районыбызның Байраш, Кече Әтрәч мәдәният йортларында, Бидәңге китапханәсендә, Зур Әтрәч, Алабирде мәктәпләрендә, Үтәмеш, Келәш мәктәп-бакчаларында шундый исем астында Батырлык дәресләре узды.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм укытучылар әйтүенчә, алар әлеге чарага гаять киң күләмле материаллар әзерләгәннәр.
“Чарада мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәге кешеләр дә катнашты. Аларга “Блокададагы Ленинград балалары” дигән документаль фильм күрсәтелде. Халыкның ничек итеп ачлык-ялангачлыкка бирешмичә, җиңүгә зур өлеш кертүләре, һәлак булган миллионлаган кешеләр язмышы хакында күп нәрсәләр сөйләдек”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
“Башлангыч һәм өлкән сыйныф укучыларына Батырлык дәресләре уздырдык. Шуннан соң балалар белән әлеге елларның михнәт-газаплы көннәре хакында фикер алышу булды. Алар авырлыкларны җиңгән әби-бабайларының батырлыгын онытмыйлар”, – диделәр район педагоглары.
Нет комментариев