Бу кагыйдәләр гомерне саклап кала ала
Җәмгыять

Бу кагыйдәләр гомерне саклап кала ала

ТР буенча Россия МЧС Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстан территориясендә 5021 янгын чыккан, анда 115 кеше һәлак булган, бу узган ел белән ­чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк.

(Тәтеш, 24 ноябрь, "Тәтеш таңнары). 
Белгечләр янгын куркынычсызлыгы максатларында биналарга янгынга каршы датчиклар урнаштырырга киңәш итә. ТРда янгынга каршы датчиклар ярдәмендә 67 кеше коткарып калынган, шул исәптән 34 бала. Янгын чыгуны автоном рәвештә хәбәр итүче – бинада төтен барлыкка килүгә тәэсир итүчән прибор – ут-күзне вакытында ачыкларга һәм кешеләрне эвакуацияләргә хезмәт итә. Датчикның бәясе – 250 сумнан алып.

Исегездә тотыгыз, датчик гомерне коткарып кала ала.
Социаль яклау һәм янгын сүндерү часте белгечләре Тәтеш районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында өйләрендә социаль хезмәтләр алучы берьялгызы һәм ялгыз яшәүчеләрнең торак биналарына янгын чыгуны автоном рәвештә хәбәр итүче җайланмалар урнаштыра. 

Мич аркасында янгыннар чыгуның артуы һәрвакытта җылыту сезонына, суыклар вакытына туры килә.
Янгын чыгуның сәбәпләре – мич җайланмасы кагый­дәләрен бозу: агач бүлемнәр аркылы аларның үтү урыннарында төтен юллыкларының кирпеч катлавы җитәрлек булмау, мич стеналары, йортның агач корылмалы бүлгечләре һәм стеналары арасындагы аралык аз булу, мич алдына калай куелмау; аны дөрләп китүчән сыеклыклар белән кабызу, мич авызыннан чыгып торган озын утыннарны файдалану, мичне кирәгеннән артык кыздыру, мич ишекләрен ачык калдыру, учак янында киемнәр яки башка әйберләр киптерү  бик еш кына бәла-казага китерә. 

Җылыту сезоны башланыр алдыннан мичләрне тикшерергә һәм ремонтларга кирәк, төтен торбаларын – корымнан чис­тартырга һәм акларга. Төтен чыгу өчен киртләчләрсез туры төтен юллыкларын куллану, ягар алдыннан идәнне саклау өчен тимер калай урнаштыру зарур. Каркаслы мичләр һәм кухня плитәләренең “тәпиләре” астындагы идәннәргә корыч куярга кирәк. Мичләрдәге тимер “тәпиләр”нең биеклеге кимендә 10 сантиметр булырга тиеш. Бакча йортларындагы мичләргә бары тик каты ягулыклар гына файдаланырга рөхсәт ителә. 

Яна торган мичләрне күзәтүсез, шулай ук балаларны аңа күзәтчелек итәргә кушып калдыру, мич алдындагы калайга ягулык һәм башка янучан матдәләр урнаштыру, аларны кабызып җибәрү өчен куллану, ташкүмер, кокс һәм газ төрендәге ягулыклар өчен билгеләнмәгән мичләр файдалану, биналарда күмәк чаралар үткәргән вакытта мичләр урнаш­тыру, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган тимер мичләрне артык кыздыру һәм урнаш­тыру тыела. Заводта җитештерелгән мичләрне көйләгән вакытта җитештергән предприятиеләрнең күрсәтмәләре (инструкцияләре), шулай ук җылыту системасына күрсәтелгән проект ясау нормалары таләпләре үтәлергә тиеш.

“Әгәр шулай да янгын чыга калса, беренче эш итеп 01 телефонына (кәрәзле телефоннан 101) шалтыратырга кирәк. Кешеләр гомеренә куркыныч янаган очракта, аларны коткару өчен барлык көчне һәм әйберләрне файдаланып, кичекмәстән коткаруны оештырырга кирәк. Янгын сүндерү подразделениесе килеп җиткәнче ут телләрен юк итүдә су, ком, кар, махсус ут сүндерү җайланмасын, суга чылатылган тукыма материалларын файдаланырга кирәк. Куркыныч урыннан өлкән яшьтәге кешеләрне, балаларны, инвалидларны һәм авыруларны читкә алып китегез”, – дип киңәш итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин.         


Нет комментариев