Бүген республикада контракт хезмәте турында беренче марафон узачак
Җәмгыять

Бүген республикада контракт хезмәте турында беренче марафон узачак

Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Бүген иртәнге сәгать 10да Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен масштаблы патриотик акция старт ала. Марафон көн дәвамында 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

фото: Татар-информ

Исегезгә төшерәбез, 12 сәгатьлек марофон хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-tatarstanda-kontrakt-xezmate-turynda-berence-marafon-uzacak-5877765


#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Нет комментариев