“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика хәйрия акциясе кысаларында Тәтешнең үзәк паркында район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче илле биш беренче сыйныф укучысына портфельләр тапшырды.
(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таннары").
Рәмис Хатыйп улы сәламләү сүзендә болай диде: – Бүген барыбыз өчен дә күңелле мизгел. Тиздән мәктәпләр беренче сыйныф укучылары белән тулыланачак, укытучылар яңа укучылар кабул итәргә әзер. Хөрмәтле ата-аналар, түзем булыгыз һәм балаларыгызга ярдәм итегез, ә балаларга укуларында уңышлар юлдаш булсын.
Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина беренче сыйныф укучыларына белем юлында ышанычлы атлауларын, ата-аналарга балаларының уңышларына сөенүләрен теләде.
Өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре яшь тәтешлеләрнең мәктәпкә әзер булуларын тикшерделәр. Танып-белү программасы барышында балалар табышмакларга, Мальвина, Буратиноның төрле сорауларына җаваплар әйттеләр, нәтиҗәдә алар мәктәпкә әзер булуларын күрсәттеләр.
Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган матур портфельләр тапшыру балалар өчен иң шатлыклы һәм бәхетле минутлар булды.
Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары балаларын сөендергән һәм аларга игътибарлы булган иганәчеләргә ихтирам хисләрен белдерделәр.
– Бүген без искиткеч бүләк – портфель алдык. Алда безне беренче кыңгырау, дәресләр, укытучылар көтә, – дип уртаклашты Ирина Левина. – Улым Арсенийның уку теләге зур, ә өлкән абыйсы Ярослав укуда ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Яңа укучыларны кабул иткәндә педагоглар да дулкынлана. Килдеш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Егоркинаның хезмәт стажы 34 ел, шуңа да карамастан, аның әйтүенчә, беренче сыйныф укучыларын каршы алганда укулары ничек булыр икән дигән борчылу хисләре барлыкка килә. Киртәле мәктәбендә 26 ел укытучы булып эшләүче Марина Казаеваның быел ике укучысы бар.
– Сыйныфта күпме генә укучы булмасын, тулысынча укытабыз, – дип билгеләп үтәләр тәҗрибәле педагоглар.
Бәйрәм чарасыннан соң балалар паркта уйнадылар, анда мәктәп турында җырлар яңгырады. Август та тәмамланыр, ә сентябрь инде аларны беренче мәктәп кыңгыравы белән каршылаячак, аларга яңа ачышлар булдыру мөмкинлеген бүләк итәчәк.
Райондагы оешмаларда һәм предприятиеләрдә беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә портфельләр тапшыру дәвам итә.
Нет комментариев