Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында төгәл мәгълүмат булачак

Керү ишекләре аерым булган сәүдә объектларына ачылырга рөхсәт ителәчәк.

(Тәтеш, 22 июнь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан якын вакытларда коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференцииясендә “Татар-информ” агентлыгына шушы хакта хәбәр иткән.

“Коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенча этабына күчү мөмкинлеген без федераль хезмәт белән килештек. Хәзерге вакытта чикләү чараларын берникадәр бетерү мәсьәләсе карала. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге хактагы карары чыгачак”, – дигән Любовь Авдонина.

Аның әйтүенчә, 24 июньнән соң Хөкүмәт карары чыгар дип көтелә.  

“24 июньдә хәрби техника белән йөрүен күз уңында тотып, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калдырылды. 24-254 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары хакында төгәл мәгълүмат блачак”, – дигән Любовь Авдонина.

Ул җәйге сәламәтләндрү учреждениеләре, оешмаларының эше кабат башлап җибәреләчәген әйткән. Шул исәптән, керү ишеге аерым булган, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган сәүдә объектларын ачу рөхсәт ителәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев