Чын ир-егет – нинди ул? Екатерина Чугунова әйтә
Ватанны саклаучылар көне алдыннан гәҗитебез хәбәрчеләре төрле яшьтәге тәтешлеләр өчен сораштыру үткәрде һәм чын ир-егет нинди булырга тиеш икәнлеген белде.
(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Екатерина Чугунова:
– Үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгәннәргә һәм үтәүчеләргә без һәрвакытта рәхмәтле булачакбыз. Кыюлык һәм ныклык безнең замандагы һәр ир-егеттә чагыла. Соңгы еллар эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, ләкин Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен сакларга әзер булу һәр кешенең күңелендә калды. Чын ир-егет үрнәге минем өчен – ирем Геннадий Николаевич. Ул – эштә һәм сүздә нык торучан кеше, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Мин аның янәшәсендә ныклы дивар артында сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев