Чын ир-егет – нинди ул? Зөлфирә Рафикова әйтә
Ватанны саклаучылар көне алдыннан гәҗитебез хәбәрчеләре төрле яшьтәге тәтешлеләр өчен сораштыру үткәрде һәм чын ир-егет нинди булырга тиеш икәнлеген белде.
(Тәтеш, 22 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Зөлфирә Рафикова:
– Әтием Әсгать Рафиков Уссурийскида, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән: ул шул вакытларны һәм хезмәттәш дусларын еш сагынып искә ала. Армия кыюлык сыйфатларын тәрбияләде, тәртипкә һәм җаваплы булырга өйрәтте, ди. Без әти белән горурланабыз һәм без аның бу дөньяда барлыгы белән бәхетле. Безнең өчен ул – чын ир-ат үрнәге. Сүз уңаеннан, аның туган көне дә 24 февральдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев