Ылыслы урман үзенең матурлыгы һәм хуш исле булуы белән әсир итә, һәм, моннан тыш, һаваны чистарта.
(Тәтеш, 23 декабрь, "Тәтеш таңнары").
Ылыслы яшь үсентеләрне яңа ел алды вакытында саклауны һәм аларны законсыз кисүдән саклауны көчәйтү буенча кирәкле чараларны үтәүне тәэмин итү максатында 2019 елның 20 декабреннән ТРда “Чыршы” оператив-профилактик чарасы старт ала. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
“Законсыз кисү, урман үсентеләренә зыян китерү гражданнарга 3тән 4 мең сумга кадәр административ штраф салуга җәлеп итәчәк, вазифаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200дән 300 мең сумга кадәр.
Моннан тыш, урман гүзәлләрен законсыз кискән зат зыянны капларга тиеш булачак”, – дип кисәтә урманны каравыллау һәм саклау буенча Тәтеш урманчылыгы инженеры Алексей Юдин.
Нет комментариев