Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Декларация компаниясенә кем исәп-хисап бирергә тиеш

“РФ Салым кодексының 229нчы маддәсе нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр салым органнарына 3-НДФЛ төрендә керемнәр турындагы декларацияләрне теркәү урыны буенча бирергә тиешләр.

(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”). “РФ Салым кодексының  229нчы маддәсе нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр салым органнарына 3-НДФЛ төрендә керемнәр турындагы декларацияләрне теркәү урыны буенча бирергә тиешләр.

• милкендә кимендә 3 ел булган (2016 елның 1 гыйнварына кадәр сатып алынган) мал-мөлкәтне (фатирлар, йортлар, җир кишәрлекләре, машиналар, шулай ук башка төр мөлкәт) сатканнан алынган суммалар буенча физик затлар;
• милкендә кимендә 5 ел булган (2016 елның 1 гыйнварыннан соң сатып алынган) мөлкәтне (фатирлар, йортлар, җир кишәрлекләре) сатканнан алынган суммалар буенча физик затлар;
• салым агентларыннан булмаган торакны бүләк буларак алынган (мәсәлән, арендага (субаренда, наем) тапшырудан яки түләүле хезмәтләрдән (репетитор, няня, йорт җыештыручы, сиделка һәм башкалар сыйфатында)   керем алган физик затлар;
• аларны алган вакытта салым агентлары тарафыннан шулардан керемнәр буенча салым тотылмаган физик затлар;
• оештыручылар тарафыннан түләнә торган лоторея һәм башка төр уеннарга нигезләнгән отышлар алган физик затлар; бүләк итү тәртибендә физик затлардан керемнәр алучылар һәм башкалар;
• шәхси эшкуарлар, нотариуслар, адвокатлар, шәхси гамәли хезмәтләр белән шөгыльләнүче башка затлар.
Әгәр сез күчемсез милек, белем алу, дәвалану белән бәйле салым кайтаруыннан файдаланырга, ягъни эш бирүче тарафыннан бюджеттан керемгә карап салына торган салымны кире кайтарырга уйласагыз, исегезгә төшерәбез, бу очракта 3-НДФЛ төре буенча декларацияне хокук булу мизгеленнән өч ел дәвамында тәкъдим итәргә мөмкин”, – дип хәбәр итә Тәтеш салым инспекциясе участогының дәүләт салым инспекторы Раилә Низамиева.

3-НДФЛны 
бирү ысул­лары
– “Салым түләүченең шәхси кабинеты” аркылы электрон рәвештә.
– Шәхсән.
– Почта аша (заказ хаты салу исемлеге белән белдерү кәгазе).
– Күп функцияле үзәк аша.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев