Дөрес туклану – ул шулай ук фән
Җәмгыять

Дөрес туклану – ул шулай ук фән

Тәтешленең соравына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең го­мумтәҗрибә табибы Виктория Мальцева җавап бирә.

(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары»).
– Минем ахирәтләрем бәй­рәм җитәрәк яки җәй якынлашуын искә алып, үзләренең гәүдә сылулыгы турында кайгырта башлыйлар. Мөмкин булган барлык диеталарга утыралар, ризыктан баш тарталар. Мин дә ашамыйча торып карадым, әмма минем кичен, йоклар алдыннан, ашыйсым килә, һәм моның белән бернишли дә алмыйм. Гәүдәне, рухи халәтне тәртипкә китерә торган башка саклану ысуллары да бар бит. Табиб безгә нәрсә киңәш итәр икән? – дип сорый Ирина М.

Тәтешленең соравына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең го­мумтәҗрибә табибы Виктория Мальцева җавап бирә:
–     Хәзерге вакытта гәүдә сылулыгы һәм сәламәт булу модада. Шуңа да күпләр артык авырлыкны киметергә омтыла. Дие­талар кыс­ка вакытлы нәтиҗә бирә, кайчакта сәламәтлеккә дә зыян китерә, чөнки организм кирәкле матдәләрне алып бетерми. Әгәр ябыгырга теләсәгез, ул чакта туклану сис­темасын яңадан көйләргә һәм гадәтләнелгән ризыкларны үзгәртергә кирәк. Барыннан да элек “файдасыз ризыктан” арыну зарур: шикәрсез һәм баллы җиләк-җимешләрдән, соклардан, газлы сулардан һәм лимонадлардан, камыр ризыкларыннан, колбаса, майонез, кетчуп, итле ярымфабрикатларны кулланмаска өйрәнергә, кыздырылган бәрәңге, гамбургерлар, чипсылар, снекилар ашамаска кирәк – югары калорияле барлык азык-төлекләр май катламын бик тиз туплый. ­Алкоголь эчемлекләрен бөтенләйгә кулланмау мөһим.
Витаминнар, клетчаткалар, микроэлементлар булган азык-төлек белән баланслы рацион – дөрес туклануда ышанычлы ­карар булачак.  

Су эчә башлау, әгәр медицина каршылыклары юк икән – ябыгу өчен гади һәм моның белән бергә нәтиҗәле адым. Су организмда барлык биохимик процессларда катнаша диярлек, шул исәптән май катламы бүленеп чыгуда, аппетитны киметә һәм артыгын ашарга мөмкинлек бирми. Уянганнан соң, тукланыр алдыннан ярты сәгать алда, йокларга ятар алдыннан 30 – 60 минут алда, бер стакан су эчегез. Үзегезне 1,5 – 2 литр су эчәргә өйрәтегез.

Туклану тәртибе – иң катлау­лыларның берсе, моның белән беррәттән – ябыгуга мөһим адым.
Һәр өч сәгать саен 200-250 грамм порцияләп, аз-азлап тук­ланырга, туклану арасында зур өзеклекләр булдырмаска кирәк. Уянганнан соң бер сәгать дәвамында туклансаң яхшы. Организмга көн башланганда көч-куәт өчен – углеводлар, көн ахырында регенерация процесслары өчен аксымнар кирәк, алар организмда төнлә үзләштерелә.  Иртәнге аш – бу катлаулы углеводлар һәм бераз аксым. Боткалар – иң яхшысы. Аксымнар – бу ит, балык, сөт ашамлыклары, йомырка, кузаклылар. Углеводлар – ул безнең рационның алыштыргысыз компоненты. Дөрес туклану кысаларында катлаулы углеводларга өстенлек бирергә кирәк – болар бодайдан ясалган каты сортлы макароннар, бөртек ярмалары, шлифовать ителмәгән дөге, бөтен бөртекләрдән яки арыш икмәкләре, яшелчәләр, тамыразыклар, кузаклылар, җиләк-җимешләр. Гади углеводларны – баллы һәм камыр ризык­ларын, шулай ук, мәсәлән, бал, киптерелгән җиләк-җимешләр, ак дөге, бодайның каты булмаган сортларыннан макароннар кебек шундый азык-төлекләрне киметергә. 

Ризыкларны кыздырмыйча, томалап яки мичтә пешерсәң яхшырак. Төшке ашка катлаулы углеводларны, аксымнарны һәм яшелчәләрне кертергә кирәк (ит яки балык белән гарнир һәм яшелчә салаты). Төшке ашка – кош ите яки балык (йомырка да ярый) һәм яшелчәләр.
Ризыкны ашар алдыннан сез берникадәр вакыт аралыгында тамак ялгап алырга тиеш, алар үзләренә аксымнарны да, углеводларны да кертә алсын өчен. Йоклар алдыннан бер сәгать алда – кефир яки эремчек ашасаң да була.

Даими физик киеренкелек файдалы гадәтләрнең берсе булырга тиеш. Йөгерү, йөрү, саф һавада булу – үз сайлавың буенча, иң мөһиме, әлеге физик активлык сезгә канәгатьлек китерсен, көч-кодрәт, куәт һәм рух күтәренкелеге бирсен. Йокларга тырышыгыз, йокы ябыгу барышында гаять әһәмиятле.
Ризыкка гадәтләнүне гомер­леккә үзгәртергә өйрәнегез һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәлә­ләрен аннарыга калдырмагыз, бүгенге көннән башлагыз. Һәм шул чакта сез бары тик төз гәүдә төзелешенә генә түгел, шулай ук нык сәламәтлеккә дә ия булырсыз. Әмма үз гадәтләреңне төптән үзгәрткәнче, барыннан да бигрәк үзегезнең табиб белән киңәшләшегез. 
Сәламәт булыгыз. 
 


Нет комментариев