Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дуңгызларның африка чумасы барлыгы теркәлгән

ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе илнең берничә зур товарлыклы-дуңгызчылык фермаларында агымдагы елда дуңгызларның африка чумасы очкыннары теркәлүе турында хәбәр итә.

(Тәтеш, 14 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Моның белән бәйле, белгечләр дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның җитәкчеләренә, дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның хуҗаларына мөрәҗәгать итә. “Дуңгызларның африка чумасы килеп чыгуга юл куймас өчен, зоогигиена нормалары таләпләрен һәм дуңгызларны асрау кагыйдәләрен үтәргә, азыкны бары тик имин территорияләрдән генә сатып алырга һәм терлекләрне ашатыр алдыннан аларга термик эшкәртү уздырырга кирәк. Ризык калдыкларына шулай ук термик эшкәртү (кимендә 30 минут пешереп алырга) үткәрү зарур. Дуңгызларны ябып торуны тәэмин итәргә. Дуңгызларны башка терлекләр белән бәйләнешле булуына юл куймас­ка, алар вирус таратучылар булырга мөмкин, шулай ук чит кешеләрнең дуңгызлар асрала торган урынга керүен тыярга. Дуңгызларны асрый, азыкларын саклый һәм әзерли торган урыннарга һәрдаим дезинфекция һәм дезинсекция үткәрергә кирәк, чөнки талпаннар шулай ук вирус йөртүчеләр булып тора. Хөрмәтле районда яшәүчеләр, әлеге аеруча да куркыныч чирдән республикада иминлекне булдыру бары тик сезнең уяулыкка, сизгерлеккә бәйле”, – дип хәбәр итә чик буе ветеринария контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Айвар Дәүләтшин. 

Дуңгызларның африка чумасын профилактикалау белән бәйле сораулар булганда (843) 278-93-53 телефоны аша ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенә яки 2-81-13 телефоны буенча Тәтеш районы ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итегез.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев