Дуслык күпере иркен булсын
Җәмгыять

Дуслык күпере иркен булсын

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышлары районда да, респуб­лика күләмендә дә еш булып тора.

(Тәтеш, 25 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, рәсем “Тәтеш таңнары” гәҗите фотобанкыннан). Аның чираттагысы Кукмарада уз­ды. Анда районыбызның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова да катнашты. 

“Бу күркәм чара “Оста кулда һөнәр бар” исеме белән оештырылган иде. Анда төрле төбәкләрдән, республика районнарыннан, хәтта чит илдән килгән вәкилләр җыелды. Безне, ак калфакларны, районга керү чигендә кунакчыл каршыладылар, үзешчән ансамбльләр җырлар, биюләр белән күңелләргә рух күтәренкелеге өстәделәр, – диде әңгәмә барышында Рима Гомәр кызы. – Көзге муллыклар тезелеп киткән күргәзмә, укучыларның кул эшләнмәләре соклану уятты. Мастер-класслар да күрсәтелде. Биредәге җитәкчелекнең чыгышлары да күркәм яңгырады”.

Иҗтимагый оешма җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аннан соң алар авылларда, гимназиядә, балалар бакчаларында булганнар. Яшь буынның гореф-гадәтләрне, йолаларны белеп үсүләрен һәм сәләтле булуларына сокланганнар, шулай ук чигүле әйберләр, ризыклардан ясалган күренеш­ләрне карап хозурланганнар.
“Күчмә утырышта күргәннәр, аларның эшчәнлеге таң калдырды. Кукмарада чын осталар, кулларыннан гөл тама торган кешеләр яши икән. Менә шундый чаралардан үзебездә файдаланыр өчен үрнәк алып кайтабыз һәм Тәтеш районындагы ак калфаклар белән бик теләп оештырабыз”, – диде ахырдан Рима ханым. 

Безнең Тәтеш ягындагы үзебезнең иҗтимагыйчылар да бик актив һәм уңган. Алар ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары яңара, халкыбызның күңел түренә барып җитәрлек итеп ирештерелә. Ә күчмә утырышка килгәндә, дуслык күпере бар дөньяны сыйдыра алырлык һәрчак шундый иркен булсын!

 


Нет комментариев