Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Джамбул”дан Грузиягә кадәр: тар Идел киңәйгән чакта (часть 3)

Үткән ел азагында без Тәтеш пристаненең элекке җитәкчесе Григорий Макаров хатирәләреннән дәвамлы язмаларны бастыра башлаган идек. Бүген кулъязманың өченче өлешен тәкъдим итәбез.

Дәвамы. Башы бар (часть1часть2). 

(Тәтеш, 15 январь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, Айрат Валеев фотосы). 

“Идел елгасы өч пароходчылыкка: югары Идел елгасы пароходчылыгы, урта Идел елгасы пароходчылыгы, түбән Идел елгасы пароходчылыгына бүленгән иде. Тәтеш пристане урта Идел елгасы пароходчылыгы карамагына керде, ул Кама Тамагы пристаненнән алып өлкә Куйбышев портына кадәр иде. Пристань территориясендә ОРСА кибете эшләде, ул прис­тань эшчәннәренә хезмәт күрсәтте. Тәтеш пристане Горький – Әстерхан пассажир линиясеннән тыш, Казан елга порты тарафыннан оештырылган Казан – Тәтеш, Тәтеш – Казан җирле линиясенә хезмәт күрсәтә башлады. Әлеге линиягә “Колхозница”, “Ветлужанин”, “Свирьстрой” пароходлары хезмәт күрсәтте. Прис­тань җитәкчелеге тарафыннан Иделнең сул ярына кичү оештырылды. Башта – паром кичүе, аннары 50гә кадәр пассажир сыйдырышлы “Уса” пассажир плашкоуты баркасы булды.      

Иделнең сул ярында, Балымер тирәсендә, сәүдәгәр Блиновның тегермәне тора иде. Тәтеш пристаненнән астарак, Бородск базары артында, гравий чыгару оештырылды, анда земснаряд (автор искәрмәсе: су төбен тирәнәйтү эшләрен җитештерү һәм руда булмаган төзелеш материалларын чыгару өчен билгеләнгән техник флот судносы) эшләде. Ул югары сыйфатлы гравий чыгарды, әлеге гравий заказ буенча хәтта Ленинградка да җибәрелде. Гравий киң Иделнең суы күтәрелгәнчегә кадәр ­чыгарылды.      

Тәтеш пристаненнән түбәндә­рәк ашлык әзерләү причалы урнашкан иде. Ул ярга беркетелгән, төпкә батырылган агач свайдан торды. Свайларга эстакада куелган, эстакадада галерея урнашкан иде. Тау буйлап югарыга таба галерея рәвешендәге улак куелган иде. Причалга баржа куеп, бункер аркылы улактан ашлык төяделәр.     

Пристань территориясендә үзенең электр станциясе бар иде. Пристань коллективы прис­тань начальнигы һәм вокзал начальнигы җитәкчелегендәге бер кабул итүче-тапшыручыдан, шкипердан, өч матростан, таксировщиктан, өч кассирдан, бер бухгалтердан, секретарь- кассирдан, флот хәрәкәте буенча өч диспетчердан торды, алар йөк һәм элемтә флоты йөрешен тәэмин иттеләр, электр элемтәсендә ике моторист, ат караучы (һәм бер ат), судноларга төяр өчен 25 йөк төяүче, саклау камерасында өч кеше эшләде.      

Ашлык әзерләүнең йөк төяү причалы янында ачык улаклы эстакада бар иде, аның буйлап он тутырылган капчыкларны баржаларга җибәрделәр. Тәтеш пристаненнән түбәндәрәк, 50 чак­рым ераклыкта, Тәтешнең мехурман хуҗалыгы причалы урнашкан иде, анда имәннән мичкә тактасы әзерләделәр. Әлеге мичкә такталарын сай суда йөри торган баржаларда Яшел Үзәнгә, кораблар төзү урынына җибәрделәр.
Пассажирлар агымы һәм йөк­ләр агымының артуы бе­лән бәйле пассажир һәм йөк судноларының саны артты. Горький – Әстерхан линиясеннән тыш, 1956 елның навигациясе башлануга кышкы вакытларда Иделнең суы күтәрелүгә әзерләнү үткәрелде”.   
Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев