Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экомода кызыл келәмгә чыкты

Экология тәрбиясе проблемасы хәзерге вакытта алгы планга чыкты, һәм аңа торган саен күбрәк игътибар бүлеп бирәләр.

(Тәтеш, 21 октябрь, "Тәтеш таңнары", Ләйсән Мантова, Ольга Похлебкина фотосы). 

 Мәктәпкәчә яшьтә нәкъ тә менә экология белеме нигезләрен үзләштерү аеруча да нәтиҗәле, чөнки сабыйлар табигатьне тереклек буларак, көчле күңел кичереше белән кабул итә. 

Тәтеш шәһәренең “Башаккай” балалар бакчасы быел “Экояз” республика бәйгесенең “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә җиңүче Дипломы белән билгеләп үтелде.
Без коллективның уңыш серләрен белү өчен, мөдир Ольга Похлебкинага мөрәҗәгать иттек. “Әлеге бәйгедә инде берничә елдан бирле катнашабыз һәм һәрбер тапкырында нәтиҗәләр бар: 2017 елда муниципаль этапта 1нче урынны яуладык, былтыр – 2нче. Быел янә җиңүчеләр булдык”, – дип уртаклашты Ольга Сергеевна.
“Батарейкалар, бирелегез!”, “Макулатура тапшыр – агачны саклап кал”, “Калдыклар – табышка”, “Кошлар өчен йорт”, “Мин – чиста балалар бакчасы өчен!”, “Минем балалар бакчасы, чәчәк ат” һәм башка акцияләр балалар бакчасы хезмәткәрләренең генә түгел, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарының да табигать проблемаларына битараф булмауларын күрсәтә. “Минем Җир” дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсендә балалар бакчасындагы барлык сабыйлар да катнашкан, өстәвенә иң кечкенәләре әти-әниләре ярдәмендә рәсем ясаган. 

“Экомода” экология күренеше никадәрле кичерешләр дулкыны хасил итте! Конфет тышлыклары, төрә торган кәгазьләр, төргәкләү пакетлары – баксаң, ата-аналарның фантазиясенә чикләр юк икән ләбаса. Ә инде нәни модельләр үзләренең осталыкларын балалар бакчасының кызыл келәмендә горурлык белән күрсәтте. 

Сабыйга табигать матурлыгын ачу һәм әлеге эшнең авыр булуын күрсәтү мөһим. “Башаккай” балалар бакчасы хезмәткәрләре шушы һәм күп кенә башка экология чараларының балаларда, тәрбиячеләрдә, ата-аналарда табигатьне яратыр­га, сак­ларга, якларга кирәклеген булдыруга ­булышлык итәр, дип өметләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев