Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәеннәр өчен өйләр

Ясалма уылдык чәчү урыны урнаштыру буенча кампания быел аерым колач алды – бу сусаклагычта балык үрчетүдә нәтиҗәле чараларның берсе.

(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина). ТРның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты су биологик ресурсларын саклау һәм уылдык чәчүне уңайлы уздыру һәм яңадан үстерү максатларында икенче ел рәттән ”Балык – булсын!” (“Рыбе – быть!”) акциясе уздыра.

“Тәтеш районының Идел яры буенда кыйммәтле балыклар үрчетүдә шартларны яхшырту өчен 1400 метр ясалма уылдык чәчү урыны (наратның киселгән ылыслы ботаклары беркетелгән озын җепләр) урнаштырылды, – дип сөйләде “ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге” ФКУның Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Акциядә дәүләт комитетының район хезмәткәрләре, шул исәптән “Долгая Поляна” ДТТ хезмәткәрләре, шулай ук “ЦВИТОС” ДБУның дәүләт комитеты учреждениесе ве­домствосы карамагындагы хезмәткәрләр, ТР буенча Россия МЧС КСДИ, урманчылык хезмәткәрләре, балык­чылар катнаш­ты. Мондый акцияне Долгая Поляна һәм Урюм авылы тирәсендәге ярда да үткәрү планлаштырыла”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев