Җәмгыять

Эшкуар ике гаиләгә гәҗит бүләк итте

Тәтеш районында яшәү­челәр ел саен “Абунә бүләк ит” акциясендә катнашалар, аның ярдәмендә ялгыз һәм берьялгыз кешеләр, күп балалы гаиләләр “Тә­теш таңнары”/“Авангард” гәҗитләрен укый алу мөм­кинлегенә ия булалар.

Тәтештән эшкуар Алексей Карпов узган атнада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче ике гаиләгә район “Авангард” гәҗитен рәсмиләштерде.
“Абунә бүләк ит” акция­сендә теләге булган һәркем катнаша ала. 


Нет комментариев