Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручы авыл кешеләре олы хөрмәткә лаек.
(Тәтеш, 21 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Нәкъ тә менә алар өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәмендә “Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе” республика бәйгесе уздыра. Җиңүчеләрне приз – 100әр мең сум акча көтә.
Бәйгедә, ким дигәндә, ике буын фермерлар булган һәм гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы алып барган (салым буенча бурычлары юклар) бер гаилә әгъзалары, аларның туганнары (кимендә 2 КФХ башлыгы) катнаша ала. Династия башлыгы итеп беренче буын КФХ башлыгы таныла.
Гаризалар һәм документларны 2020 елның 17 гыйнварына кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына түбәндәге адрес буенча тапшыру зарур: Казан, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 3нче кат, 309нчы бүлмә, белешмәләр өчен телефон: (843) 221-67-53, 221-76-55.
Грант бирү һәм документ төрләренең тәртибе турындагы тулырак мәгълүмат ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Нет комментариев